Материалы Всероссийского научно-методического семинара 12 марта 2015 Елабуга-2015 2



Pdf көрінісі
бет12/19
Дата24.03.2017
өлшемі1,86 Mb.
#10210
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   19

Мөхәмәдеева А. Б.  
Минзәлә кадетлар интернат мәктәбенең татар теле 
 һәм әдәбияты укытучысы 
Туган телем турында уйланулар 
 
Мин,  Мөхәммәдиева  Альфрида  Биктимир  кызы,  Россиянең  татар  милләте 
иң  киң  таралган  өлкәләрнең  берсендә,  Төмән  өлкәсенең  Вәчир  исемле  татар 
авылында тудым. Мәктәпне тәмамлаганда, без берничә кыз татар телен тирәнтен 
өйрәнеп,  кайтып  татар  милләтен  туган  җиребездә  югары  күтәрү  хыялы  белән 
Казанга  юл  тоттык.    Мин  Казан  педагогия  институтының  русча  –  татарча 
бүлеген  тәмамладым.    Ләкин  язмышым  мине  Татарстанда  яшәп  калу  бәхетенә 
ирештерде.    Мин  яшьлек  хыялымны  инде  26  ел  тормышка  ашырып  яшим.  
Бүгенге  көндә  Минзәлә  районының  Кадетлар  интернат  мәктәбендә  татар  теле 
һәм  әдәбияты  укытучысы  булып  эшлим.  Үз  эшемне  яратам,  укучыларымны  үз 
итәм.  Телебезне  саклап  калу,  аны  үстерү,  укучылырыма  аның  матурлыгын, 
аһәңлелеген күрсәтү – изге бурычым.  
Без күпмилләтле һәм күпконфессияле илдә яшибез. Шулай булгач, барлык 
милләт вәкилләре дә, минемчә, үзара дустанә яшәргә тиеш. Яшәүнең мәгьнәсе – 
ул  бит  бәхетле  булу.  Ә  бәхетле  булуның  бер  шарты  –  туган  телеңне  белү,  ата-
анаңның  мәдәниятенә,  уй-фикерләренә,  гореф-гадәтләренә  ихтирамлы  булу.  Үз 
телен  белгән  кешенең  генә  күршеләренең  телләрен  белергә  ихтыяҗы  бар  дип 
саныйм.  Минем  уйлавымча,  берничә  тел  белгән  кеше  галимнәрдән  дә, 
язучылардан да рухи яктан югарырак баскычта тора. 
Без,  татарлар,  аз  дигәндә  дә  ике  тел  беләбез,  ике  халыкның  мәдәниятен 
үзләштерәбез. Ә төрки кавеменнән булубыз аркасында, без төрки халыкларнның 
мәдәниятен  дә  кабул  итәбез.  Бәлки  шуның  өчендер,  без,  татарлар,  бөтен 
халыкларны да тигез күрәбездер.  
Безнең республикада Татарстан халыкларының телләре турында Закон һәм 
xөкүмәт программасы нигезендә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен 
шактый  күп  әһәмиятле  эшләр  эшләнә:  татар  теле  Татарстанда  яшәүче  барлык 
милләт  балаларына  да  укытыла,  татар  телендәге  матбугат  материаллары, 
радиотелевидение  тапшырулары  чыга.  Татар  теленең  берникадәр  абруе 
кутәрелде кебек. 
Шулай да без татар теленең бугенге халәте, киләчәк язмышы тынычланып 
яшәрлек тугел икәнлеген курми кала алмыйбыз. 
Татар  теленең  хәзерге  торышына  караган  ике  җитди  проблема  бар. 
Беренчесе  аның  кулланылыш  дәрәҗәсе,  икенчесе  –  сыйфаты,  сафлыгы  һәм 
дөреслеге белән бәйләнгән. 
Кулланылыш  дәрәҗәсе  дигәннән  без  татарларның  туган  телләрен  күпмесе 
белүен һәм аннан ни дәрәҗәдә файдалануын куздә тотабыз. 
Мин соңгы елларда уз телләрендә иркен сейләшә торган татарларның саны 
арта барадыр дип уйламыйм. Киресенчә,  андыйларның саны кими барадыр дип 
уйларга нигез бар. Беренчедән, хәзер авыллар, шул исәптән татар авыллары да, 
кими  бара.  Мәгълум  ки,  татар  теле  барыннан  да  бигрәк  татар  авыллары  халкы 
исәбенә  сакланып  килә.  Мисал  өчен,  соңгы  елларда  безнең  районда  гына  ике 
татар мәктәбе һәм “Чишмә” прогимназисе “оптимизациялештерелде”. Хөрмәтле 

105 
 
Президентыбызның  укучыларның  саны  80  ннән  артмаган  мәктәпләрне 
кыскартылуы  турында  әйткән  мәгълүматтан  соң  татарлар  арасында  мондый 
сорау туды: “Бу телебезнең югалуына йогынты ясамасмы !? “ 
Бу проблемага кагылганда, Туфан аганың сүзләре искә төшә: «Телне саклау 
җәмгыятьнең  әйдәп  баручы  кешеләреннән  тора.  Безнең  моңа  иң  комачаулый 
торган  кешеләр  —  чиновниклар.  Чөнки  чиновниклар  белән  каракларның 
милләте  булмый»,  —  ди  ул.  Бездә  халык  өстән  нәрсә  кушсалар,  шуны  гына 
эшләргә  күнеккән.  Югарыдагыларга  ошарга  тырышабыз.  Түрә  теннис  уйнаса, 
теннис  уйныйбыз;  ат  яратса,  ат  үрчетәбез.  Шулай  булгач,  телебез  саклансын 
дисәк,  туган  телне  үз  карьерасыннан  да  ныграк  яраткан  түрәнең  килүен  генә 
көтәргә  кала,  ахры.  Шул  чагында  гаиләдә  дә,  дәүләт  учреждениеләрендә  дә 
татарча сөйләшерләр, милли мәктәпләребез чәчәк атар иде.   
Икенчедән, шәһәрдә яшәүче татарларның, әдәби телләрен үзләштереп, шул 
телдә  иркен  аралашканнары  чагыштырмача  күп  тугел.  Идарә  итү,  фән,  иҗат 
өлкәләрендә  һәм  башка  тармакларда  хезмәт  итүче  интелигенция  вәкилләренең 
дә, җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең дә күбесе эш урыннарында рус телендә 
аралаша, җәмәгать  урыннарында, транспортта,  урамда да, кагыйдә буларак, рус 
телендә сөйләшә. 
Олы  яшьтәге  һәм  урта  буын  татар кешеләре  гаиләдә  күбрәк үз телләрендә 
сөйләшсә  дә,  шәһәр  яшьләре  һәм  балаларының  күбесе  өйләрендә  дә  русча 
сөйләшә.  Шәһәрдә  туып  үскән  татар  балалары,  нигездә,  русча  аралашалар. 
Димәк, үзара русча сөйләшү -  хәзер гадәти күренешкә әйләнеп бара. 
Кешеләрне  көчләп  туган  телләрендә  гeнә  сөйләштереп  булмый.  Хәзерге 
заманда туган телен дә, русча һәм инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма һәр 
милләт  вәкилләре,  шул  исәптән  татарлар  да,  әлбәттә,  туган  телләрен  мөмкин 
булганча  яхшы  белергә  һәм шул телдә дә  –  hич югында  гаиләләрендә  ¬-  иркен 
аралашырга  тиеш  дип  уйлыйм.  Бу  милләтнең,  халыкның  саклануына  китерер 
иде.Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә. 
Бездә,  татар  кешеләрендә,  туган  телеңне,  мәдәниятең,  динең,  гореф-
гадәтләреңне, тарихыңны белү, саклау, аларны камилләштерә, үстepә бару, рухи 
хәзинәләрне  баету  теләге  булсын  өчен,  халкыңны,  туган  җиреңне,  аның  матур 
табигатен  ярату,  бай  тарихын,  бөек  кешеләрне  зурлау,  xөрмәт  итү,  алар  белән 
горурлану сыйфатлары булырга тиеш. 
Академик  Роальд  Сәгъдиев,  Камил  Вәлиев,  Рәшит  Сүнәев,  Роберт 
Нигъмәтуллин  кебек  бөтен  дөньяга  мәгълум  галимнәребез  дисеңме,  данлыклы 
хирург  Ренат  Акчурин,  мәшһур  балет  артистлары  Рудольф  Нуриев,  Ирек 
Meхәммәтов, Салих Сәйдәшев, Софья Гобәйдуллина кебек бөек композиторлар, 
кино  йолдызларыбыз  Марат  Бәшәров,  Чулпан  Хаматова,  данлыклы  теннисчы 
Марат  Сафин  кебек  дөньякүләм  спортчылар  дисеңме,  олы  генераллар  Mәхмүт 
Гәpәeв,  Рәшит  Нургалиев,  Рәсим  Акчурин  кебек  хәрби  начальниклар,  17  нче 
гасырдаТүбән Новгород шәһәрен польша интервентларыннан азат иткән Кузьма 
Минин, Бөек Ватан  сугышында  батырларча  һәлак булган Александр  Матросов, 
Газинур Гафиятуллин,  Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал, Әхмәт 
Симаев,  Зиннәт  Хәсәнов,    буйсыну  белмәс  һәм  горур  каләме  өчен  явыз 
фашистлар тарафыннан юк ителгән Муса Җәлил, йөзләгән Советлар Союзы һәм 
Социалистик  Хезмәт  геройлары  дисеңме  –  кeмнәp  гeнә,  нинди  гeнә  кaһapман 

106 
 
кешеләр  юк  татарлардан.  Бөтен  дөньяга  сибелгән  татарларның  барлык  күркәм 
затларын, барлап, матур итеп, халыкка күpсәтepгә хәзер Интернет челтәре ярдәм 
итә. Алар турында аерым китаплар язу, газета-журналларда мәкаләләр, очерклар 
урнаштыру,  радиотелевидение  тапшырулары  эшләү  кинофильмнар  чыгару 
җанланланып китте дисәм ялгышмасмын дип уйлыйм. 
Туган телләре белән бергә, рус теленә дә ия булу татарларга уңышлы яшәу 
өчен, бер яктан, тиешле шартлар тудырса, икенче яктан, бу ике телдән дә дөрес 
файдалану зарурлыгы белән бәйләнешле җаваплылык та өсти. 
Бу җаваплылык шуннан гыйбарәт: ике тел иясе (билингв) үзе эш итә торган 
телләрне  камил  белмәсә  һәм  телләр  нисбәтенә  караган  тиешле  филологик 
мәгълуматлардан  хәбәрдар  булмаса,  рус  телендәге  теге  яки  бу  форманы,  сузне, 
грамматик төзелешне татар теленә ялгыш күчереп куя. Нәтиҗәдә татар теленең 
узенә  гeнә  хас  табигый  тәртибе,  кагыйдәләре,  нормалары  бозыла  һәм,  димәк, 
туган телнең хосусиятенә зыян килә. 
Шушы җирлектә ике тел белән эш итүче каләм ияләре кирәксезгә рус теле 
сузләрен,  әйтелмә-тәгъбирләрен,  сүтезмә,  җөмлә  калыпларын  еш  кына  механик 
рәвештә  татар  теленә  күчереп  куялар.  Бу  күренеш  бигрәк  тә  газета-журнал, 
радио, телевидение материаллары теленә хас, һәм ул торган саен ныграк тарала, 
тирәнрәк тамыр җәя бара. 
Телебездәге  ялгышларның  барысы  да  рус  теле  аркасында  барлыкка  килә 
икән, дип уйларга ярамый. Аларның бер өлеше каләм ияләренең гомумән туган 
телне начар белүе, игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга. 
Тел ялгышларына берничә мисал китерим... 
“…Кондор  фабрикасы  өске  хатын-кызлар  киемнәре  сату  буенча  ярминкә 
үткәрә” (газетадан). “Өске хатын-кызлар киемнәре” тугел, “Хатын-кызларның өс 
киемнәре” бит татарча! 
“Дөрес  яшәү  рәвеше  алып  бара”  (“Дөрес  яши”  дип  кенә  әйтергә  кирәк); 
“Быел  Иске  Яңа  елны  Россия  халкының  62  проценты  каршы  алырга  җыена” 
(радио).  “Иске  Яңа  ел  –  русча  “Старый  Новый  год”  ның  уңышсыз  тәрҗемәce. 
Татарча – “Искечә Яңа ел”. 
“Mәскәү  астындагы  сугышлар”  -  (дөресе  –  “Mәскәү  тирәсендәге  яки 
янындагы  сугышлар”);  “баянда  уйнау”  (дөресе  –  “баян  уйнау”);  “түгәрәк  өстәл 
артында  очрашу”  (“Т.Я.”)  (“түгәрәк  өстәл  “нең  алды-арты  булмый  бит!  ¬” 
түгәрәк  өстәл  янында”  дияргә  кирәк);  “фашизм  өстеннән  җиңү”  (дөресе  – 
“фашизмны җиңү “, “Яр Чаллы” (дөресе- “Яр Чаллысы”) h.б. 
Мондый  cәep,  кытыршы,  татарча  табигый  булмаган  сузтезмә-тәгъбирләр, 
образлы  әйткәндә,  татар  сүзләре  белән  русча  сөйләү  хәлләре  мәгълумат 
чаралары телендә меңләгән. 
Соңгы  елларда  халыкка  аңлашылмый  торган,  искергән  гарәп  һәм  фарсы 
сүзләрен куллану күренешләре шактый еш очрый. Мәсәлән: һәндәсә (геометрия), 
pәкым (цифр), фәза (пространство), җәдвал (таблица), даир (бәйләнешле), гомсар 
(компонент), мәкхәмә (суд) h.б. 
Болай гарәпчелек белән мавыгуны дөрес эш дип әйтеп булмый, әлбәттә.  
Телдәге  ялгышлар,  арта  барган  саен,  туган  телнең  хосусиятен  бозуга 
китерәләр,  нигезен,  табигый  халәтен,  төзелешен  какшаталар.  Бу  процесс 
тоткарлыксыз  дәвам  итсә,  иртәме  соңмы  тел,  оригинальлеген,  табигыйлыгын 

107 
 
югалтып, ниндидер бер ясалма, суррогат телгә әверелергә мөмкин. 
Саф  тел,  дөрес,  культуралы  сөйләм  ул  –  гомуми  культуралылыкның 
аерылгысыз  өлеше.  Шуңа  күрә  сөйләм  дөреслеге  өчен  көрәш  –  туган  телен 
яраткан, уз теленең сафлыгы сагында торган һәp кешенең изге бурычы.  
Куланылган әдәбият 
1. Валиева Ф. С. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы . 
– Казан: Раннур, 2000. – 455 б; 
2. Сафиуллина Ф. С. Тел белеменә кереш. – Казан: ТаРИХ, 2001. – 18 б; 
3.  Материалы  второй  научно-практической  конференции  «Сохранение  и 
развитие  родного  татарского  языка»,  посвященной  Международному  Дню 
Родного языка. 
 
 
 
Мякишева Р. И., Носова Д. С. 
МБОУ Гимназия 22 НМР РТ 
Классный час. Тема: «Юные герои нашего времени» 
 
Цели:  
1. 
Формирование  у  молодого  поколения  чувства  патриотизма, 
уважение к родной стране, ее истории. 
2. 
Формировать  положительную  нравственную  оценку  таких  качеств, 
как порядочность, честь, верность долгу. 
3. 
Воспитание  сознательной  любви  к  Родине,  уважение  к 
историческому прошлому своей истории. 
4. 
Сформировать  правильное  отношение  к  общечеловеческим 
ценностям, воспитать зрелую личность, эмоционально и нравственно стойкую к 
негативным жизненным проявлениям. 
5. 
Воспитание  патриотического  чувства,  уважения  к  нравственным 
ценностям человека. 
Задачи: 
1. 
 Дать представление о понятиях “герой”, “подвиг”, “мужество”. 
2. 
 Раскрыть образ героя на примерах из жизни. 
3. 
 Дать  представление  о  герое  нашего  времени,  его  человеческих    
качествах. 
4. 
 Воспитать порядочного и патриотичного человека. 
5. 
 Воспитать чувство гордости за героев, которые живут среди нас. 
6. 
Формировать  положительное  отношение  к  таким  качествам,  как 
мужество, героизм, -  слагаемым внутренней красоты человека. 
7. 
Научить  принимать  участие  в  обсуждении  общественно  важных 
вопросов, решении  конфликтных ситуаций, общественных и мировых проблем, 
понимать политические ситуации. 
Оборудование и наглядность: 
1. 
Мультимедийное  оборудование  и  ТСО:  компьютер,  проектор, 
колонки. 
2. 
Мультимедийное сопровождение. 

108 
 
3. 
Фотографии юных героев Великой  Отечественной войны и нашего 
времени 
4. 
Портрет героя 
Ход мероприятия 
Доброе  утро.  Я  очень  рада  встрече  с  вами.  Все  доброе  и  прекрасное 
находится в душе человека, то есть внутри нас. Когда – нибудь о нашем времени 
и  наших  современниках  будут  вспоминать  с  благодарностью  в  будущем.  Я  бы 
хотела  предложить  вам  посмотреть  один  интересный  видеоролик  (просмотр 
видеозаписи о награждении). 
Как вы думаете, о чем мы с вами поговорим сегодня? (ответы детей) 
Сегодня мы с вами поговорим о юных героях нашего времени. Ежегодно 8 
февраля школьники нашей страны отмечают День Юного Героя. Безусловно, во 
все  времена  в  любом  обществе,  в  любом  государстве  существовали  люди, 
которых  называли  героями  (ВОВ).  Как  вы  только  что  увидели  герои  —  это  не 
только  взрослые,  но  и  дети,  которые  проявили  себя  героически  в  трудных 
жизненных ситуациях.  
«Герой» — не значит «непобедимый». Это значит, что ты достаточно смел, 
чтобы противостоять опасностям и делать, что должно. 
В  современной  жизни  мы  даже  не  задумываемся,  кто  живет  с  нами  по 
соседству.  Как  вы  думаете,  существуют  ли  сейчас,  в  наше  время,  герои  – 
примеры для подражания (ответы детей)? (Можете ли вы привести примеры)? 
 Я хочу вам рассказать о ребятах,  которые живут совсем недалеко от вас  в 
пригороде  города  Елабуга,  в  селе  Бехтерево  (статья  на  экране).  В  этом  году  9 
января  восемь  подростков  спасли  односельчан  на  пожаре.  Разбив  окно,  ребята 
помогли  жильцам  выйти  из  горящего  дома.  Если  бы  помощь  не  подоспела 
вовремя, то все жильцы могли бы погибнуть, так как это были пожилые люди и 
люди  с  ограниченными  возможностями.  Однако,  сами  подростки  не  считают 
себя  героями  и  не  ждут  наград.  По  их  словам,  то,  что  они  сделали  –  это 
нормальная реакция на чужую беду.  
Но  ведь  это  не  единичный  случая  проявления  героизма  детьми,  а  давайте 
познакомимся с  другими  юными  героями  –  каждой  группе  я раздам рассказ об 
одном герое,  ваша задача прочитать, а  затем рассказать  одноклассникам о них. 
От каждой группы будет выступать один рассказчик. Я даю вам две минуты на 
подготовку.  
(ученики работают в группах с целью ознакомления с материалом, ученики 
выступают и прикрепляют портреты на доску) 
Посмотрите,  сколько  же  у  нас  в  стране  юных  героев  и  этот  список  может 
быть  продолжен.  (Многоточие  на  доске).  Если  вам  станет,  интересно  больше 
информации вы сможете найти на сайте ruheroes.ru. 
Давайте сами себе зададим вопрос – а каждый ли в опасной ситуации смог 
бы поступить также? (ответы детей) 
Как  вы  думаете,  какие  качества  необходимо  воспитывать  в  себе,  чтобы 
стать настоящим героем? (ответы учеников) 
Посмотрите на доску, кто это, - это мальчик – а как вы думаете – он может 
стать героем? (ответы детей) 
У каждой группы на парте лежит часть пазла, на которой вам необходимо 

109 
 
написать  те  личностные  качества,  которые  помогут  ему  стать  юным  героем. 
(работают в группах 2 минуты) (Каждый участник группы). 
Давайте посмотрим, что же у нас получилось - соберем пазл – посмотрите, 
изначально  мальчик  был  безликим  и  ничем  не  выделялся,  но  теперь  его 
внутренний  мир  яркий  и  разнообразный.  Именно  внутренний  мир  и  наши 
ценности помогают нам быть особенными и совершать героические поступки. В 
мире  больше  кумиров,  нежели  героев……!  Так  давайте  же  постараемся 
воспитать  в  себе  такие  качества,  чтобы  у  всех  вас  была  возможность  стать 
героями, чтобы мы вами могли гордиться.   
 
 
 
Нәҗмиева В. Г. 
Кукмара 3нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 
Белем  бирүдә  процессында укучыларның югары  
эшчәнлегенә ирешү юллары 
 
Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес 
буларак  тәрбияләү,  аңа  сыйфатлы  белем  бирү-  бүгенге  көндә  укытучы  алдына 
куелган  иң  мөһим  бурычларның  берсе.  Ул  гына  да  түгел,  бүгенге  катлаулы  
чорда  яшь  буынны  кешелекле,  милләтенә  карата  ихтирам,  сөю,  горурлык  хисе 
кебек  сыйфатларны  туплаган,  сәләтләрен  тормышка  ашыра  белүче  шәхес 
буларак тәрбияләргә тиеш.  
Фән    һәм  мәгариф  өлкәсендә  үзгәрешләр  киң  колач  алган  чакта,  укыту 
системасында  эшләгән  белем  бирүченең  дәресе  дә  заман  таләпләренә  тәңгәл 
килергә  һәм  нәтиҗәле  үтәргә  тиеш.    Шул  вакытта  гына  уңышка  ирешергә  
мөмкин. Ә заманча дәрес нинди була? 
Аның  бүгенге  җәмгыять  ихтияҗларын  канәгатьләндерерлек,  нәтиҗәле, 
гамәли;  бала,  ата-ана,  дәүләт  кызыксынуы  белән  турыдан-туры  бәйләнештә 
булуы  шарт.  Замана  дәресе  -  кабул  ителгән  дәрес  структурасына  (өй  эшен 
тикшерү,  яңа  теманы  аңлату,  ныгыту,  кабатлау,  билгеләр  кую,өй  эше  бирү, 
дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген, 
фикер  йөрү,  нәтиҗә  чыгару  эшчәнлекләрен  оештыру.  Бүгенге  көн  федераль 
дәүләт  белем  стандарты  нәкъ  шуны  таләп  итә  дә.  Бу  очракта  укытучы 
оештыручы, координатор, консультант ролендә.   
Түбәндәге  позиция  заманча  дәрес  оештыруга  гомуми  якын  килүне 
формалаштырырга мөмкинлек бирә:   
-дәреснең  коммуникатив  юнәлешен  көчәйтү:  диалогка,  төрле  уку  һәм 
тормыш  ситуацияләрендә  яшьтәшләре  һәм  өлкәннәр  белән  аралашуга  әзерлек 
формалаштыру; 
-дәреснең мәгълүмат өлешен арттыру.  
-укучыларның уку нәтиҗәләрен бәяләүдә яңа ысуллар кертү; 
-дәреснең  технологик  өлешен  көчәйтү  (нәтиҗәле  педагогик  технологияләр 
куллану); 
-практик күнекмәләр булдыруга юнәлеш бирү; 
- балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру. 

110 
 
Бүгенге көндә Һәр укытучының заман таләпләренә килә торган үзенчәлекле 
алымы  бар.  Сөйләм  телен  үстерү  алымы,  минемчә,  иң  әһәмиятлесе.  Сөйләм 
телен  үстерүнең  алымнары  күп  төрле.    Ләкин,  моның  өчен  җитәрлек  күләмдә 
күрсәтмә  материаллар  булу  зарури.  Һәр  сыйныф  укучылары  өчен  сюжетлы 
картиналар,  терәк  сүзләр,  карточкалар,  терәк  схемалар,  һ.б.  төрле  дидактик 
материаллар  булырга  тиеш.    Мисалга  шуларга  нигезләненгә  бер  алымга 
тукталып  китәм.  Тактага  төрле  темага  караган  сүзләр  языла,  яисә  экранда 
бирелә. Укучы темага туры килгәннәрен сайлап алып, калганнарын сыза. Шуның 
аша дәреснең максатын билгеләп карый. Алга таба биреме - сайланган сүзләрдән 
җөмләләр  барлыкка  китереп,  логик  яктан  бәйләнгән  хикая  тезү.  Бу  очракта 
укучының  дәрескә  әзерлеге  һәм  бәйләнешле  сөйләмнең  үсүе  күзәтелә.  Хикәя 
ахырында  бирелә  торган  сорауларга  килик.  Монда  укучы  җавабын  гына 
әзерләми, ә соравын да дөрес итеп  төзи.  Дәрестә ул үзе теләгән иптәшенә сорау 
бирә. Икенчесе җавап бирә алмаган очракта, үзе үк җавабын кайтара. Тулы һәм 
дөрес җавап алыр өчен, сорауны дәрес итеп куя белергә кирәк. Бу алым сөйләм 
телен  үстерә,  инша  язганда  стиле  ягыннан  дөрес  җөмләләр  төзи  белергә  ярдәм 
итә. 
Укучыларның  иҗади  сәләтләрен  үстерергә  фонетик  уеннар  куллану  Һәм 
укучыларның  үзләренә  үк  шуларны  уйлап  табарга  тәкъдим  итү  дә  отышлы. 
Мәсәлән,  бер  төрле  хәрефтән  генә  башланган  сүзләр  кулланып  җөмлә  төзергә. 
Сәләтле укучылар исә  хәтта, хикәягә кадәр төзиләр.  
Шулай  ук  "Хикәяне  син  ничек  дәвам  итәр  идең?»,  “Әлеге  ситациядән  син 
ничек чыгар идең?” кебек биремнәр укучыны программа буенча белем алу гына 
түгел, ә үз фикереңне белдерү, иҗади сәләтеңне күрсәтү белән җанландыра.  
Укучыларны  мөстәкыйль  эшләргә,  фикер  йөртергә,  бер-берсен  тыңлый 
белергә  өйрәтү  өчен,  Рахимов  технологиясенең  элементларын  куллану  да  бик 
уңышлы. Аның максаты - баланың бирелгән теманы үзлегеннән аңлауда. Укучы 
башта  дәреснең  темасын    билгели,    дәрескә  үзе  үк  максат  куя,  кагыйдәсен 
чыгара,  кат-кат  кабатлый,  күнекмәсен  ныгыта.  Нәтиҗә  ясап  дәреснең  моделен 
төзи. Әлеге алым бүгенге көн стандартының төп шарты аарга ярдәм итүче алым  
дип әйтсәк тә ялгыш булмас. 
Күнегү эшләүнең максатын ачыклаган карточкалар,  күләмле  темаларны үз 
эченә  алган  терәк  схемалар  да  укучыларның  югары  эшчәнлегенә  уңай  нәтиҗә 
ясый.  Минемчә,  кагыйдәне  сүз  белән  генә  түгел,  нинди  дә  булса    формула 
ярдәмендә  бирү,  укучыларга    күләмле  материалны  күзалларга  ярдәм  итә.  
Мәсәлән: 
5 сыйныф Тема: Инфинитив. 
2зат, берлек санда, боерык фиг. + -рга, -ргә,    = инфинитив 
Рус телле укучы татар телен өйрәнгәндә бик күп кыенлыклар белән очраша 
һәм  бу үз чиратында укучының эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. 
Мәсәлән:  Җөмләдә  сүзләр  тәртибен  ничек  истә  калдырырга?        Нинди 
тәртиптә сөйләргә?     Күпме сөйләргә? һ.б. 
Шушыларны  исәп  итеп,  укучыларга  булышу,  уңай  шартлар  тудыру  өчен 
түбәндәгечә эш алып барырга була. 
-хәбәр 
Аерым  сүзләрне,  төшенчәләрне  төрле  геометрик  фигуралар,  шартлы 

111 
 
билгеләр белән билгеләп, алардан терәк схемалар төзергә:  Мәсәлән: 
-  ия       ия 
Монологик, диалогик сөйләм үстерү дәресләрендә әлеге схемаларны кулану 
бик уңышлы нәтиҗә бирә. 
Укучыларны  фәнни-тикшеренү  эшенә  тарту  һәм    эзләнү    нәтиҗәләрен 
укыту процессында куллану - белем бирүнең иң нәтиҗәле  алымнарыннан берсе. 
Эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләнүче укучы китапларны күпләп укый   
башлый,  чөнки әдәби әсәр  аның  иҗади эшендә  төп чыганак  булып  хезмәт 
итә.  Шулай  ук,  укучының  төрле  сүзлек,  тәнкыйди  материаллар  белән  эшләү 
күнекмә¬сенә  ихтияҗ  да  арта.  Бүгенге  көндә,  укучы  өчен  компьютер  беренче 
урында торганда, баланы китап укырга, кулына китап алырга җәлеп итә алу бик 
ук җиңел дип әйтмәс идем.  
Укытучыларыбызның 
сабырлыгы 
һәм 
тырышлыгы 
нәтиҗәсендә 
шушындый  эзләнү  эшенә  алынган  балалар  киләчәктә  тел  һәм  әдәбият 
дөньясының нечкәлекләренә үзләреннән –үзләре тартылалар. Алар әдәби әсәргә  
хикәя,  повест  дип  кенә  түгел,  ә  аның  эчтәлегенә  яшерелгән  мәгънәгә  төшенә 
башлыйлар. Ә бу исә үз чиратында баланы шәхес буларак та формалаштыра. 
Замана бездән яңа алым һәм методлар таләп итә. Ләкин замана үзгәрә дип 
бала  үзгәрми,  ул  барыбер  бала  булып  кала.  Шуңа  күрә,  “Ике  яңадан,  бер  иске 
яхшырак”  дигән  мәкальне  истә  тотып,  белемне  укучы  күңеленә  барып  җитә 
алырлык итеп,  аның  психологиясен,  индивидуаль үзенчәлеген  исәптә тотып, үз 
эшеңә  якын  килсәң,  янып-көеп  эшләсәң,  укучыларның  югары  эшчәнлегенә  дә, 
югары уңышларга да ирешергә була.    
Кулланылган әдәбият: 
1.
 
Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогик технологияләр, Казан, 2008 
 
 
 

Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   19




©emirsaba.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет