Материалы Всероссийского научно-методического семинара 12 марта 2015 Елабуга-2015 2



Pdf көрінісі
бет17/19
Дата24.03.2017
өлшемі1,86 Mb.
#10210
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19

Хамматова Г. Г. 
Минзәлә кадетлар интернат мәктәбенең татар теле  
һәм әдәбияты укытучысы 
Ул безнең Минзәлә Тукае. 
 
Татарстан  республикасының  Төньяк-көнчыгыш  өлешенә  Башкортстан  һәм 
Удмуртия автономияле республикалары чигенә якын гына урнашкан ул Минзәлә 
районы  һәм  шәһәре.  Зур  Совет  энциклопедиясендә  безнең  шәһәр  турында 
мондый  юллар  бар.  "Минзәлә  1652-1656  елларда  Кама  аръягындагы  беренче 
чикне  үткәргәндә  острог  сыйфатында  салынган".  Әмма  Минзәлә  аннан  элегрәк 
салынган булырга тиеш. Чөнки әлеге дата безнең якларга руслар килеп утырган 
чорны  гына  күрсәтә.  Җирле  халык  гомер-гомергә  шушында  дөнья  кичергән 
бит.Болгар дәүләте чорыннан калган кабер ташлары һәм тарихи истәлекләр, күп 
санлы риватьләр дә Минзәлә шәһәре урнашкан җирдә бик борынгы заманнардан 
ук  уртак тормышта яшәүчеләр көн иткәнлеген раслый. Императрица Екатерина 
II нең 1781 нче ел, 23 нче декабрь Указы белән Минзәләгә шәһәр статусы бирелә.  
Бөек  Ватан  сугышы  елларында  13  меңгә  якын  минзәләле  фронтка  китә. 
Якташларыбыздан биш кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. 1941 елда 
Минзәлә педучилищесында оештырылган хәрби-политик курсларда Муса Җәлил 
укыган. Минзәлә урамнары Абдулла Алиш эзләрен дә кайнар саклый. Утызынчы 
елларда ул монда мелиоратор булып эшли. 
Минзәлә  иҗат  көчләренә  бай  төбәк.  Мәскәүдә  яшәүче  Валентин  Ерашов, 
Вячеслав Шугаев, Иркутск шәһәрендә торып иҗат иткән Роман Солнцев (Ринат 
Суфиев), Габдулла  Тукай исемендәге дәүләт премиясе  лауреаты шагыйрь  Марс 

147 
 
Шабаев,  арабыздан  бик  иртә  киткән,  гаҗәеп  талант  иясенә  ия  булган  Газиз 
Мөхәммәтшин,  шагыйрьләрдән  Рәшит  Гәрәй,  Гөлшат  Зәйнәшева,  Фәннүр 
Сафин, Салисә Гәрәева, прозаик һәм драматург Габделхәй Сабитов, оста сатирик 
Фәнзаман Баттал шушы районда туып үскәннәр.  
Мин  бүгенге  эшемне  шундый  кешеләрнең  берсенә  багышлап,  аны 
Минзәләнең  Тукае  дип атадым. Чөнки  апрель аенда  бөек Тукай  үлгән,  ә  Ходай 
безгә  Рәшит  абыйны  бөек  шагыйрьнең  дәвамчысы  итеп  биргән.  Бу  образлы, 
матур сүзләр генә түгел, ә тормыш чынбарлыгы. Безнең өчен Рәшит Гәрәй -  ул 
Минзәлә Тукае.  
Р.Гәрәйнең  поэзиясенең  нигез  җирлеге  халык  иҗаты,  халык  җырлары.  Ул 
гади шигырь юлларына үзенең уй - хисләрен, тормышка, кешеләргә мөнәсәбәтен 
салырга  омтыла.  Туган  як  табигате,  авыл  кешеләре,  аларның  хезмәте,  гадәт-
йолалар  шагыйрь  иҗатында  төп  урынны  били.  (Шагыйрьнең  1991  елда  чыккан 
"Тургайлы тугайларым" җыентыгында иң әйбәт шигырьләре сайлап бирелә). 
 Рәшит  Гәрәй  -  1960  елдан  СССР язучылар  берлеге  әгъзасы.  Татарстанның 
атказанган мәдәният хезмәткәре. 
Р.Гәрәйнең  башка  шагыйрьләр  күреп  тә,  аңлап  та  бетерми  торган  үз 
дөньясы бар. Ул  укучыны әнә шул саф күңелле, нечкә хисле, мәхәббәтне бөтен 
барлыгы белән кадерли белүче кешеләр дөньясына алып керә.  
Р.Гәрәй  патриот  шагыйрь  Муса  Җәлилгә  түбәндәге  шигъри  юлларны 
багышлый:     
  - Бездә Муса үзе булган, - дип 
Мин генәме инде мактанган?! 
…Минзәләмнең матур, киң урамы 
Аның исеме белән аталган... 
Кайталмады кабат...Ә үзе бит 
Урап чыкты бөтен җир шарын. 
2006  нчы  елны,  Рәшит  Гәрәйнең  75  еллык  юбилее  уңаеннан,  “Минзәлә” 
газетасы  редакциясе,  шагыйрьнең  премиясен  булдырып,  аны  шигърияттә  актив 
иҗат  иткән  иҗат  кешеләренә  тапшырды.  Моңа  кадәр  Ф.Хуҗин,  А.Малыгин, 
Н.Пучкова,  Ф.Миргалим,  А.Мәрдан  лауреат  булган  иделәр.  Юбилей  уңаеннан 
шагыйрьнең  премияләре  “Кереп  барам  гомерем  көзләрен...”  дигән  шигырьләр 
җыентыгы  өчен  Зөләйха  Закировага,  “Сине  эзлим”  китабы  өчен  Накирә 
Лотфуллинага  һәм  “Нарат-Кичү  кызы  мин”  китабы  өчен  11  сыйныф  укучысы 
Гөлназ Вәлиевага тапшырылды.   
Минзәләлеләр  сөекле  шагыйрьләрен  онытмыйлар.  Район  балалар 
китапханәсе  аның  исемен  йөртә,  2001  нче  елда  Р.Гәрәй  музее  ачылды.  Мәктәп 
укучылары  аның  иҗатын  теләп  өйрәнә.  Безнең  мәктәптән  Лебедева  Анна  һәм 
Шакиров Рәүф   районда шагыйрьнең тууына 80 ел уңаеннан үткәрелгән шигырь 
конкурсында 1 нче урынга лаек булдылар.  
Берәүләр  яшьтән  үк  яза  башлыйлар,  шигырьләре  матбугатта  еш  күренә.  
Хәтта  берәр  китап  чыгарырга  дө  өлгерәләр  һәм  югалалар...  Шулар  арасыннан, 
шактый  еллар  үткәч,  тормыш  тәҗрибәсен  туплар  шигърияткә  кире  кайтучылар 
да  очраштыргалый.  Бу  бигрәк  тә  хатын  -кызларга  хас.  Икенчеләре  шигырьне 
соңга  калыбрак  яза  башлыйлар.  Бу  соңгы  елларда  еш  күзәтелә.  Иҗат  эше 
беркайчан  да  тигез  генә  бармый. Аның  кинәт күтәрелеп  китеп үргә  менгә  чагы 

148 
 
да,  акрынаеп,  сүлпәнләнеп,  бер  урында  туктап  торган  чагы  да  була.  Яза  алмау 
халәтенә тарыган   чакларын әдипләр түл җыю чоры дип атыйлар. Шул чордан 
соң алар тагын да дәртләнебрәк, илһамланыбрак иҗат итәргә тотыналар. 
Ешая  әдипләр  саны,  үсә.  Моңа  шәһәребездәге  татар  дәүләт  драма  театры 
һәм  педагогия  көллияте  булуы  да  этәргеч  булып  тора.  Эшемне  үземнең 
Минзәләбезнең  225  еллыгына  багышлап  язылган  “Матур  булып  кал  син, 
Минзәләм!” шигыре белән тәмамлыйсым   килә.      
           Һәркемнең дә бар бит туган көне 
              Җыелышып искә алалар. 
              Кешеләрдән кала бу бәйрәмне 
              Билгелиләр авыл, калалар. 
Быел менә безнең Минзәләнең 
Туган көне җитә, белегез. 
Хезмәт сөйгән халкы белән бергә 
Бәйрәм итәргә сез килегез! 
Минзәләмнең яше арта бара, 
Тик шәһәрем һаман яшәрә, 
Шундый матур, гүзәл калабызда 
Мөмкинлекләр арта яшәргә. 
Зур-зур йортлар калкып чыга бүген, 
Минзәләбез үсә, яңара. 
Сөендереп, шушы гүзәллекне 
Бизәп тора мәчет -манара. 
Юл буенда тезелеп гөлләр үсә, 
Яңаралар йортлар, урамнар. 
Туган көнгә мондый матурлыктан 
Кадерлерәк тагын нәрсә бар? 
Шушы матурлыкны саклый белеп, 
Гөлләр арасында яшәрбез. 
Юбилейга, шәһәр бәйрәменә диеп 
Төрле яктан дуслар дәшәрбез. 
Туган көнең котлы булсын, шәһәр, 
Җыелсыннар дуслар бәйрәмгә. 
Минзәләбез белән горурланып 
Язсын безгә, сөенеп яшәргә! 
 
 
 
Хуснутдинова Л. А. 
МБОУ СОШ №3 г. Менделеевск, РТ 
Современный урок татарского языка и литературы  
в аспекте требований нового ФГОС 
 
 “Сингапур укыту методының” кайбер алымнарын файдаланып  7сыйныфта 
татар теле дәресе) 
Тема: Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау 

149 
 
Максат: 
1.
 
Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне системалаштыру. 
2.
 
Төрле фигыльләрне җөмләләрдә дөрес итеп куллана өйрәнү. 
3.
 
Укучыларның  сүз  байлыгын  баету,  игътибарлылык,  мөстәкыйльлек 
тәрбияләү. 
Җиһазлау: таблицалар, , компьютер, дәреслек, теоретик материаллар белән 
презентация. 
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. 
Кулланылган  структуралар:  ТЭЙК  ОФ  –  ТАЧ  ДАУН,  СИМАЛТИНИУС 
РЕЛЛИ  ТЭЙБЛ,  МИКС  ПЭА  ШЭА,  КОНЭРС,  РЕЛЛИ  РОБИН,  МОДЕЛЬ 
ФРЕЙР, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, КОНЭРС. 
Дәрес барышы 
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру. 
Укытучы:  

 
Хәерле  көн,  укучылар.  Татар  теле  дәресен  башлыйбыз.  Бер-берегезгә 
уңышлар теләгез.  
II. Белемнәрне актуальләштерү. 
Алда үтелгән дәресләрне искә төшерү.  
1.
 
ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (встать-сесть) – “бас”-“утыр”. Укучылар дөрес 
дип тапкан җавапларына басалар. Биремнәр экранда күрсәтелә. 
1.
 
Фигыльләрне ничә төркемгә бүлеп өйрәнәләр? 
а) 2; б) 3. 
2. Ничә фигыль төркемчәсе бар? 
а) 7; б) 9. 
3. Ничә затланышлы фигыль бар? 
а) 4; б) 3. 
4. Ничә затланышсыз фигыль бар? 
а) 5; б) 4. 
5. Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар? 
а)3; б) 2. 
6. Хәл фигыльнең ничә төре бар? 
а) 4; б) 3. 
7. Сыйфат фигыльнең ничә заман формасы бар? 
а) 7; б) 6. 
Җаваплар: 1(а), 2(а),3(б),4(б), 5(2), 6(а), 7(б) 
2.
 
Өй эшен тикшерү. 198 нче күнегү. 3 укучы җавап бирә. 

 
Узган дәресләрдә без нинди сүз төркемен өйрәндек? 
Фигыльләрне. теоретик материаллар белән презентация аша танышып чыгу. 
3.
 
МОДЕЛЬ  ФРЕЙР  (помогающая  учащимся  глубоко  понять  и  осознать 
изучаемые понятия и концепции) – укучылар теманың төрле якларын карыйлар, 
аның төп һәм төп булмаган билгеләрен, мисаллар һәм мисал була алмый торган 
очракларын язалар. (Һәр укучыга алдан әзерләп куелган А4 кәгазь бите бирелә.) 
Беренче төркемгә: 

150 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Икенче төркемгә: 
  
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Һәр  укучы  үзенең 
эшләп  бетергәннән 
соң, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН – билгеле бер вакыт эчендә төркемдәге һәр 
укучы үзенең фикерен әйтеп сөйләшү була, шуннан соң МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР ны 
төркемгә эшлиләр.  
Төркемгә  эшләп  бетергәннән  соң,  МОДЕЛЬ  ФРЕЙЕР  класска  эшләнелә. 
Төркемнәр, бер-берсен кабатламыйча, һәр бүлеккә үз фикерләрен әйтеп, тактага 
яза баралар. 
Модельдә  фигыльнең  барлык  билгеләре  саналган,  без  аларны  өйрәндек. 
Димәк, бүген гомумиләштереп кабатларбыз. 
Тема тактага һәм дәфтәрләргә языла. 
4.
 
СИМАЛТИНИУС  РЕЛЛИ  РОБИН  га  нигезләнеп  (укучылар  биремне 
эшлиләр дә, бер-берсенекен алмашып, хаталарын тикшерәлр), дәреслектәге 199 
нчы  күнегү  эшләнә.  Ки,  эшлә  фигыльләреннән  югарыда  күрсәтелгән  барлык 
формаларны ясарга. (Дәреслек 122-123 нче бит.) 
5.
 
МИКС ПЭА ШЭА. Көй кушыла. Укучылар буталышалар. Көй туктауга 
парлашалар.Сорау бирелә. РЕЛЛИ РОБИН структурасын кулланып бер-берсенә 
җавап бирәләр. 
Сорау: Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре турында ниләр беләсез? 
төп билгеләре 
Төп  булмаган 
билгеләр 
 
 
мисаллар 
  
 
Каршы 
 мисаллар  
төп билгеләре 
Төп 
булмаган 
билгеләр 
 
 
мисаллар 
  
 
Каршы 
 мисаллар  
Затланы
шлы 
фигыльл
әр 
Затланыш 
сыз
 
фигыльләр 

151 
 
6.
 
201  нче  күнегү.  Язмача.  СИМАЛТИНИУС  РЕЛЛИ  РОБИН  га 
нигезләнеп 
7.
 
КОНЭРС ка нигезләнеп, 202 нче күнегү башкарыла. 
Өй  эше.Әдәбият  дәреслегеннән  төрле  төркемчәләргә  кергән  фигыльләрне 
табып язарга,морфологик анализ ясарга 
Йомгаклау. 

 
Укучылар,сезгә  дәрес  ошадымы?  Бүгенге  дәресне  “5”  легә  кемнәр 
үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә 
билгеләр язылган смайликлар бар. Җөмләләрне укып, смайликларны күтәрегез. 

 
Дәрес  материалын  бик  әйбәт  үзләштердем,  хәтта  иптәшләремә  дә 
булыша алам. 
 

 
Әйбәт эшлим, материалны аңладым.
  
 
 
 
Чеснокова Л. Н., Гессе Ж. Ф. 
ФГБОУ ВО Ивановская пожарно-спасательная 
 академия ГПС МЧС России 
ИСПОЛЬЗОВАНИЕ ЭЛЕМЕНТОВ ПРОБЛЕМНОГО  
ОБУЧЕНИЯ В КУРСЕ «ХИМИЯ» 
 
Как  известно,  под  проблемным  обучением  понимается  такая  организация 
учебного  процесса,  которая  предполагает  создание  под  руководством  учителя 
проблемных  ситуаций  и  активную  самостоятельную  деятельность  учащихся  по 
их разрешению [1, с.74]. 
Обучение  с  использованием  такого  подхода  более  эмоционально,  что 
способствует  повышению  интереса  к  учению,  оказывает  воспитывающее 
воздействие,  за  счет  формирования  убеждений  и,  в  конечном  счете, 
мировоззрения, обеспечивает прочность знаний, так как знания, добытые путем 
самостоятельного поиска, всегда удерживаются сознанием дольше полученных в 
готовом  виде.  При  проблемном  обучении  учебной  проблемой  может  являться 
вопрос или задание,  результат которого  ученику заранее неизвестен, но  ученик 
обладает  определёнными  знаниями  и  умениями,  для  того,  чтобы  осуществить 
поиск этого результата. Проблемное обучение можно использовать и как способ 
диагностики интеллектуальных возможностей учащихся. 
Приведем  примеры  используемых  нами  многовариантных  задач  на 
занятиях (в т.ч. на внеурочных мероприятиях) по химии [2, с.6, с.41]. В условиях 
некоторых задач используются гипотетические ситуации, однако они отражают 
реальные  ситуации,  а  также  имеют  профессиональную  направленность 
(специальность «Пожарная безопасность»).  
Задача  1  рассматривается  при  изучении  периодической  системы 
химических элементов Д.И. Менделеева, периодического закона, окислительно-
восстановительных  реакций.  Имеющийся  опыт  показывает  привлекательность 
задачи  для  учащихся,  поскольку  в  ней  необходимо  выполнить  расчет 

152 
 
относительно  веществ,  с  которыми  они  столкнутся  при  выполнении  расчетно-
графических  и  курсовых  работ.  Как  правило,  при  решении  рассматриваемой 
задачи  используется  картотека  пожаровзрывоопасных  веществ,  в  которой 
имеются  сведения  о  физико-химических  свойствах  вещества,  его  пожарной 
опасности,  мерах  при  отравлении,  технике  безопасности  при  работе  с  ним  и 
средствах тушения пожаров с его участием
Задача 1: для приведенных в таблице 1 опасных грузов* (вещества А и Б) в 
соответствии  с  международными  требованиями,  установленными  Типовыми 
правилами  ООН  (Рекомендации  по  перевозке  опасных  грузов)  классификации 
веществ  и  изделий  (по  их  физико-химическим  свойствам,  видам  и  степенью 
опасности  при  перевозке  (транспортировке))  запрещена  совместная  перевозка 
[ссылка  на  нормативно-правовой  акт].  Определите  возможные  причины 
несовместимости  веществ  А  и  Б  при  транспортировке  на  основании 
электронного  строения  атомов,  положения  атомов  в  периодической  таблице 
химических элементов Д.И. Менделеева. 
Примечание*:  Определение  опасного  груза  в  соответствии  с  Типовыми 
правилами ООН. 
Таблица 1. 
Варианты заданий 
№ варианта  Вещество А Вид опасности вещества А 
Вещество Б  Вид 
опасности вещества Б 
1. 
 
NH4NO3 (горячий водный раствор) 
нитрат аммония 
Окисляющее вещество (интенсифицирующее горение), 
способное самопроизвольно вести к бурной реакции 
Цинка  порошок  (пыль)
 
Легковоспламеняющееся  твердое  вещество,  самонагревающееся;  опасно 
реагирующее с водой с выделением воспламеняющихся газов 
 
Задача  2  используется  как  при  изучении  галогенпроизводных 
углеводородов,  так  и  при  диагностике  уровня  владения  материалом.  Для  ее 
решения  учащиеся  нередко  прибегают  к  написанию  логических  схем  для 
облегчения мыслительных операций дедукции-индукции. 
Задача 2: установите строение и дайте название по номенклатуре ИЮПАК 
галогенопроизводного  общей  формулы  R-Hal,  если  при  действии  реагентов 
наблюдаются результаты, представленные в табл. 2. Составьте соответствующие 
уравнения реакций. 
Таблица 2 
Варианты задания 
№ варианта  Состав исходного вещества 
Реагент 
Результат 
взаимодействия или продукт реакции 
1 C5H11Br 
HOH (NaOH) 
Третичный спирт 
   
NaOH (спирт) 
2-Метилбутен-2 
   
KNO2 2-Метил-2-нитробутан 
Таким образом, использование метода проблемного обучения при изучении 
курса  химии  позволяет  решить  достаточно  широкий  круг  задач,  в  том  числе 
повышение  уровня  осознанности  «химического»  образования  при  выполнении 
конкретных  заданий  в  результате  эмпирического  исследования;  рост  числа 

153 
 
обучающихся, осознающих методику выполнения каждого действия и умеющих 
обосновать  это  выполнение;  появление  устойчивого  познавательного  интереса 
обучающихся к освоению химии. 
Список литературы 
1. Омарова, А.А. Современная технология проблемного обучения / А.А. Омарова 
// Современные наукоемкие технологии. 2011. № 1. С. 73-75. 
2. Лебедева, Н.Ш. Сборник задач по дисциплине «Химия»: учеб. пособие / сост.: 
Н.Ш. Лебедева, Л.Н. Чеснокова, Е.В. Баринова, А.В. Петров. – Иваново: ООНИ 
ИвИ ГПС МЧС России, 2013. – 83 с. 
 
 
 
Шәймарданова М. 
Зәй шәһәренең 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең  югары 
 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы 
Чыганакларны торгызу - милли тәрбиянең асыл ташы 
 
Татар  халкының  мәгарифе  ул-дәүләт  һәм  халыкның  күп  баскычлы  укыту 
һәм  тәрбия  системасы.  Ул  халык  педагогикасының  сыналган  милли  гореф- 
гадәтләренә һәм дөнья педагогикасы тәҗрибәсенә таяна. Мәктәпне милли тәрбия 
учагы итү,беренче чиратта, укыту һәм барлык тәрбияви чараларны нинди телдә  
алып  баруга  бәйле.  Милли    белем  һәм  тәрбия  бирү  өлкәсендә  эшләгән 
мөгаллимнәрнең   төп эш юнәлешләрнең  берсе  -  балаларда  ана  теленә  мәхәббәт 
тәрбияләү,рус  телле  укучыларны  дәүләт  теленә  өйрәтү  белән  бергә,татар 
милләтенең  тарихын,  сәнгатен,  гореф-гадәтләрен  саклап  калу  өчен  бөтен 
шартларны да булдыру. 
  Зәй  шәһәренең  1нче  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбе    укытучылар  
коллективы  укучыларны  илебезнең  чын  паттриотлары  итеп  тәрбияләүдә  
республикакүләм  “Милли  мәгарифне  үстерүнең  максатчан  программасы”на 
(2010-2015 
нче 
еллар) 
 
 
муниципаль 
” 
Гражданлык 
шәхесен 
формалаштыру”(“Формирование 
личности 
гражданина) 
программасы   
нигезләнеп  эшли.  Бу  программаларның  төп  максаты-  балаларны  иҗади 
актив,белем  бирү  учреждениесен  тәмамлап  чыкканда  тормышта  үз  урыннарын 
таба алырлык шәхес итеп тәрбияләү. Мәктәпнең укыту-тәрбия системасы милли 
әдәби,мәдәни  байлыклар,сәнгать  байлыклары  турында  күзаллау  булдыруга, 
балаларда  башка  милләт  халыкларының  теленә,сәнгатенә  ихтирам  тәрбияләүгә 
мөмкинчелек  бирә.Укытучылар  дәресләрдә  телне  өйрәтү  белән  беррәттән,туган 
илгә,җиргә,үз  милләтенең  тарихына,теленә,мәдәниятенә  мәхәббәт,кызыксыну 
тәрбияләү һәм халкы бызның  әхлак нормаларын  үзләштерү максаты куялар.   
   Моннан  берничә  ел  элек  Республика  күләмендә  “Җиде  бабагызны 
беләсезме?” дигән шәҗәрәләр бәйгесе игълан  ителгән иде. Шул бәйгегә безнең 
мәктәп  укучылары  да  теләп  катнашты.Сыйныфларда  шәҗәрәләр  төзү,аларның 
күргәзмәләрен  оештыру,иң  ерак  тамырлары  күрсәтелгән  нәсел  агачлары 
арасында бәйге  уздыру бик популярлашты. “Минем нәсел агачым” дип аталган 
Республика фәнни-гамәли конферециядә  безнең укучыбыз Габдрахманов Алмаз 
да    үз  хезмәте  белән  чыгыш  ясады.(  Фәнни  җитәкчесе-  Габдрахманова  З.С.).Бу 

154 
 
эзләнү 
хезмәте,һичшиксез,Алмазның 
әби-бабаларының 
һөнәрләре,гаилә 
традицияләре,гореф-гадәтләретурында иде. 
   Элек-электән  татар  халкында  “Тарихын  белмәгән  халыкның  киләчәге 
юк”,- дигән әйтем яшәп килгән.Үзең яшәгән төбәкне,урамны белмичә,киләчәккә 
өмет  тә  баглап  булмый.  “Минем  урам  исеменең  килеп  чыгышы”  дигән  исем 
астында  оештырылган    эксурсияләр  аша  укучыларыбыз    бистәнең  өлкән  вәкил 
кешеләреннән  күп  кенә  сораштырулар  үткәрде,истәлекле,тарихи  урыннарга 
сәяхәт  кылдылар.  Иске  Зәй  бистәсеннән  чыккан  атаклы  кешеләрнең  исемлеген 
төзүдә  катнаштылар.  Ә  дәресләрдә  тарихта  эз  калдырган,төрле  авырлыкларга 
дучар  булган  ,ләкин  намусын  саклап  калган,чын  шәхес  булып  кала  алган 
кешеләр турында иншалар яздылар,эзләнү эшләре тупланган папкалар ясадылар.  
    Ватан һәр кеше өчен үз туган нигезеннән,аны тудырган,тәрбияләгән әти-
әнисеннән,гаиләсеннән башлана. Гаилә бала тәрбияләүдә беренче урынны алып 
тора. Гаиләдән башка балаларыбызны  чын  шәхесләр итеп тәрбияләп тә булмый. 
Нәселдә 
булган 
һөнәрләрне 
өйрәнү,әби-бабаларның 
көнкүрешләрен 
чагыштыру,бары  тик  бу  гаиләнең  генә  истәлеге  итеп  саклана  торган  әйберләр 
тарихын  өйрәнү  максатыннан  укучыларга  эзләнү  эше  буларак,”Минем 
гаиләмнең тарихы” дигән иншалар конкурсын оештыру балаларны тәрбияләүдә 
зур  урын  алып  тора.  Гаилә  ядкарьләрен  (фоторәсемнәр,әби-бабалардан  калган 
әйберләр)  кадерләп  саклап  калучы,мәктәптә,гаиләдә,кеше  арасында  ихтыярлы 
балалар тәрбияләү  мәсьәләсе зур таләп булып,һәр буынга иярә килгән.  Гаиләдә 
тегелгән-чигелгән,  тормыш  көнкүреш  өчен  ясалган  кирәкле  әйберләрне 
барлау,күргәзмәләр  оештыру-үткән  тарихыбызның  бер  истәлеге.  Укучылар 
музей  хезмәткәрләре  тарафыннан  оештырылган  төрле  темаларга  багышланган 
кичәләрдә,күргәзмәләрдә катнашалар.  
    Төбәгебездә  төрле  халыкларның  милли  бәйрәмнәрен  уздыру  матур 
традициягә  әверелеп  бара.Мәктәп  укучылары  тарафыннан    уздырылган  ”  Май 
чабу”,”Сабантуй”,”Нәүрүз”  ,  “Татар  Кыш  бабае  “бәйрәмнәре  балалар  арасында 
дуслык элемтәләре булдыруга,төрле халыкларның мәдәниятен өйрәнүгә этәргеч 
булып  тора.Сыйныф  сәгатьләрендә  ,ата-аналар  җыелышында    күргәзмә  әсбап 
буларак  куллану  өчен,  “Татар  халкының  милли  бәйрәмнәре”,”Милли  ашлар” 
дигән күчмә папкалар булдырылды.  
      Баланың  табигать  тарафыннан    бирелгән  сәләтен  үстереп,аны  иҗади 
шәхес  буларак  тәрбияләү-  заман  таләбе.Укытучыдан  тәвәкәллек  һәм 
фидакарьлек  таләп  итүче  бу  авыр  эштә  без  балаларны  иҗади  фән  дөньясына 
алып  керүне,тикшеренү  эшләренә  җәлеп  итүне  максат  итеп  куярга    тиешбез. 
Эзләнү-тикшеренү  белән  шөгыльләнүче  укучы  китапларны  күпләп  укый 
башлый,чөнки  әдәби  әсәр  аның  иҗади  эшендә  төп  чыганак  булып  хезмәт 
итә.Ничек 
кенә 
булмасын,мондый 
хезмәт 
баланың 
шәхес 
буларак 
формалашуына 
уңай 
йогынты 
ясамый 
калмый. 
Укытучыларыбыз 
җитәкчелегендә  2009-2014  нче  еллар  эчендә  күп  кенә  фәнни-практик 
конференцияләрдә  катнашу  үз  нәтиҗәләрен  бирми  калмады.  Укучылар,автор 
буларак  чыгыш  ясарга,нәтиҗәләр  белән  таштырырга  әзерләнә  һәм  иң  мөһиме-
укучы  проблеманың  никадәр  актуаль  икәнлеген    дәлилләп  бирергә  сәләтле 
була.Үсеп  килүче  буынның  милли  үзаңын  үстерү,үз    халыкларының  күренекле 
шәхесләре белән горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан Иске Зәй бистәсендә 

155 
 
яшәүче үзэшчән  шагыйрә Фикерия Кашшаф,беренче татар әлифбасын төзүдә үз 
өлешен  керткән  бөек  фольклорчы  ,педагог  Хуҗа  Бәдигый  ,Зәй  җирлегеннән 
чыккан Россиянең атказанган сәхнә артисты Наил Дунаевларның тормыш юлын 
һәм  иҗатларын  өйрәнүгә  багышланган  эзләнү  эшләре  шәһәр  кәләмендә  генә 
түгел,республика  күләмендә  уздырылган  фәнни-гамәли  конференцияләр  белән 
тәмамланды.  Шунысы  куанычлы:  бу  конференцияләрдә  чыгыш  ясаучы 
укучыларның хезмәтләре галимнәр тарафыннан уңай бәяләнде.  
  Апрель-бөек шагыйребез Габдулла Тукайны дөньяга бүләк иткән ай.Туган 
тел  бәйрәме  дә  Габдулла  Тукай  туган  көн  белән  туры  килә.Бөтен  ил  Туган  тел 
бәйрәмен,Тукай  туган  көнне  бәйрәм  иткәндә,без,һичшиксез,читтә  калмадык 
.”Тукай”  темасына  багышланган  район  буенча  үткәрелгән  чараларның 
һәрберсендә  катнашырга тырышабыз. 2010 нчы елның 21 нче февралендә “Без-
Тукайлы  халык  дип  исемләнгән  чараны  оештырсак,2013  нче  елның  26  нчы 
апрелендә  “Без-Тукай  оныклары”  дигән  чараны  оештыручылар  да  без-1  нче 
мәктәп укытучылары һәм укучылары коллективы булдык. 
Республика  күләмендә  оештырылган  “Мин  татарча  сөйләшәм!”акция-
конкурстан да читтә калмыйбыз. 2010 нчы елда безнең мәктәп укытучылары һәм 
укучылары җиңүчеләр рәтендә  булды. 
  Безнең  максатыбыз-балаларга  милли  тәрбия  бирү  белән  бергә  аларның  
иҗади  эшчәнлекләрен,әдәби  сәләтләрен  дә  үстерү,ачу.  Быелгы  уку 
елында,шуның  дәлиле  буларак,  Балалар  иҗат  йорты  белән  берлектә    мәктәптә 
“Күбәләк”  түгәрәге  оештырылды.  Җитәкчесе-  яшь  педагог  Замалдинова  Алия 
Мидхәт кызы. 
Бүгенге  катлаулы  тормышта  милләтләр  дуслыгы,алар  арасындагы  мәдәни 
багланышлар,көнкүреш  мөнәсәбәтләре-безнең  төп  байлыгыбыз.  Шуны  истә 
тотып,хакимиятебез,мәгариф  идарәсе  төбәгебездә  яшәүче  һәр  милләтнең  үз 
туган  телен  һәм  үз  халкының  тарихын  өйрәнү,  мәдәниятен,  мәгарифен  үстерү 
өчен  тиешле  шартлар тудырырга булыша.Ә без-укытучылар,алга таба да  халык 
педагогикасына,алдынгы  укыту-тәрбия  технологияләренә  таянып,һәр  балага 
нигезле  белем  һәм  тиешле  тәрбия  биреп,аларны  милләт  җанлы,халкыбызның 
күркәм сыйфатларын үзләштергән,әхлакый шәхесләр итеп тәрбияләрбез. 
 
 

Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19




©emirsaba.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет